Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Мин һәм Кызыл китап»

Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты балалар кул эшләре конкурсында җиңүчеләрне игълан итте.

«Мин һәм Кызыл китап» бәйгесе Татарстан Республикасы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында үткәрелде.

 

Бәйгедә балалар эшләре 2 номинация буенча бәяләнде.

 

Бәйгедә 522 мәгариф учреждениеләреннән 2170 кеше катнашты.

 

Апас районы Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Самир Баһавиевның кул эше тамашачылар симпатиясенә лаек булды.

 

Конкурс яшь буында иҗат аша экологик үзаң формалаштыру, сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлек һәм хайван төрләрен саклауга игътибар итү максатыннан оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев