Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм фестиваль-акциясе

Туган тел ул бер генә, Туган телнең кадерен бел генә! Мәктәбебездә ел саен "Мин татарча сөйләшәм" республикакүләм фестиваль акциясе үткәрелә. Быел да укучылар бу чарада бик теләп катнаштылар. Акция укучыларның, яшьләрнең, Биеш авылы һәм Свияжский бистәсе халкының татар телен куллану сферасын, аралашуны киңәйтү, толерантлылык тәрбияләү максатыннан үткәрелә. 5-8 сыйныф укучылары,...

Туган тел ул бер генә,

Туган телнең кадерен бел генә!

Мәктәбебездә ел саен "Мин татарча сөйләшәм" республикакүләм фестиваль акциясе үткәрелә. Быел да укучылар бу чарада бик теләп катнаштылар. Акция укучыларның, яшьләрнең, Биеш авылы һәм Свияжский бистәсе халкының татар телен куллану сферасын, аралашуны киңәйтү, толерантлылык тәрбияләү максатыннан үткәрелә. 5-8 сыйныф укучылары, татар теле укытучылары Э.Гыйбасева һәм И.Курамшина җитәкчелегендә, төрле җәмәгать урыннарында: кибетләрдә, даруханәләрдә, мәдәният йортында, китапханәдә, "Ләззәт" кафесында, парк һәм скверлар янында халык белән аралашып, алдан әзерләнгән сорауларын бирделәр, "Ничә сүз өйрәтә аласың?" уенын оештырдылар. Уен барышында төрле милләт вәкилләренә 150 татар сүзе өйрәтелде һәм өйрәнелгән сүзләрне кулланып, әңгәмә оештырылды. Үзләре ясаган табигатьне саклау, шәфкатьлелек турында күп кулланыла торган сүзләр язылган (тәрҗемәсе белән) буклетлар, "Татар телендә синең 150 сүзең" дип аталган сүзлекләр, "Мин татарча сөйләшәм" республика акциясенең эмблемасын тапшырдылар.

Әгәр дә без татарча сөйләшүне гамәлгә кертсәк, бу акциянең төп максаты тормышка ашар дип уйлыйбыз. Чөнки барыбыз да аңлыйбыз - бүгенге көндә әле татарча сөйләшүче буын бар икән, 50-100 елдан соң, "татар телендә сөйләшүче булыр микән" дигән зур сорау туа. Шуңа күрә үзебез дә даими аралашып сөйләшмәсәк, телне саклый алмаячакбыз. "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе - ул бер тамаша гына түгел, ул бөтен җирдә һәм һәркөнне татарча сөйләшү дигән сүз.

Эльмира Гыйбасева.

Биеш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев