Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Мин тавыш бирдем!” билеты буенча казанлылар концерт карый ала

Бердәм сайлау көнендә Казанда интерактив программа һәм эстрада йолдызлары катнашында концерт узачак.

(11 сентябрь, “Апастово-информ”).


11-13нче сентябрь көннәрендә һәр сайлаучы казанлыга “Мин тавыш бирдем!” дигән, браслет рәвешендә, чакыру билеты биреләчәк. Әлеге билет буенча “Ак Барс Арена” стадионы янындагы интерактив программаны тамаша кылып булачак. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм 13нче сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә башлана. “Ак Барс Арена” территориясе берничә зонага бүленәчәк: экстрим-мәйдан, кибер-спорт зонасы, өлкән яшьтәгеләр өчен “Жизнелюб” проектын тәкъдим итү, әдәби ишегалды мәйданчыгы, ГТО нормасын тапшыру территориясе, музыкаль караоке-конкурсы, арт-инсталляцияләр һәм башкалар.
Концертта Әнвәр Нургалиев (16.10), Гүзәл Уразова (16.45), DABRO төркеме (18.00), Клава Кока (18.30), Нюша (19.10), Салават (19.50), Валерия (20.00) һәм Хор Турецкого төркеме (21.00) вакытларында чыгыш ясаячаклар. Кич белән салют булачак.
Тавыш бирү 11-13 сентябрьдә. Сайлау участоклары иртәнге 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев