Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мин йөгергән Апас урамнарын хәзер танырлык та түгел

Редакциябез каршысынан ике игезәк бала утырган коляска белән үтеп баручы яшь кенә бер әни эндәште: -Ришат абый, мине хәтерлисезме? Зур Күккүз мәктәбендә укыган елларымда "Йолдыз" үткәргән 4 эстафетада җиңеп, миңа бүләкләр тапшырган идегез. Балачак истәлеге булып, ул бүләкләрне әле дә саклыйм, -дип сүз башлады. ("Йолдыз" газетасыннан) - Әтием, укытучы Илгиз...

Редакциябез каршысынан ике игезәк бала утырган коляска белән үтеп баручы яшь кенә бер әни эндәште:

-Ришат абый, мине хәтерлисезме? Зур Күккүз мәктәбендә укыган елларымда "Йолдыз" үткәргән 4 эстафетада җиңеп, миңа бүләкләр тапшырган идегез. Балачак истәлеге булып, ул бүләкләрне әле дә саклыйм, -дип сүз башлады.

("Йолдыз" газетасыннан)

- Әтием, укытучы Илгиз белән әнием, Зур Күкүз авыл мәдәният йорты хезмәткәре Маһинур ярыштан җиңеп кайткач ул уңышларыма миннән дә күбрәк шатлана иде. Әнинең эш урынын хәзер танырлык та түгел, Татарстан Президенты программасы буенча бик матур итеп төзекләндерелгән. Мин укыган мәктәп тә былтыр яңа күлмәк кигән. Апас үзе дә бик матурайган хәзер, үзәк мәйдан, Батырлар Мемориалы, һәйкәлләр скверын, фонтаннарны күрергә, ял итәргә дип балалар белән экскурциягә район үзәгенә махсус килдек менә...

Искә төште, чыннан да шулай бит, 2004-2008 елларда Рузинә Салаватова (хәзер, кияүгә чыккач-Маннапова) "Йолдыз"ның традицион эстафетасы чемпионы булып, туган авылы спорт данын бик тырышып яклады. Мәктәп маркасын югары тотты.

-Физкультура укытучым Фирдүс абый, директор Нурхәт абый Хәбибуллин, әти-әниемә мине шулай кечкенәдән спорт белән дуслаштырганнары өчен зур рәхмәт. Ирем белән 3 бала үстерәбез инде, беренче улыбыз Раязга ике ел элек бер юлы ике энекәш, игезәкләр Алмаз белән Риназны алып кайттык. Дәүләтнең Ана капиталы уйлап чыгаруы да безгә бик кулай булды. Тормыш иптәшем Саба егете Рөстәм дә кечкенәдән спорт белән дус. Бүген төзелештә эшли. Үзем укып чыккач ашханәдә пешекче идем, декрет ялымнан соң тагын бик сагындырган коллективыма кайтачакмын,-дип әниләрчә, уңган хатыннарча бераз мактанып та алды иске танышым.

Безне онытмавыңа рәхмәт, Рузилә. Балаларыңны Рөстәм белән тигезлектә үзегез кебек үк матур, игелекле, сау-сәламәт итеп үстерегез!

Әзерләде-Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев