Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнеханов: “Безнең ишегалды” программасы тулысынча үтәләчәк

Быел Татарстанда “Безнең ишегалды” программасы буенча 1084 ишегалды төзекләндереләчәк. Бу максаттан 8 млрд. сум акча бүленгән.

(Казан, 8нче май, “Татар-информ”).


“Безнең ишегалды” республикакүләм программасы тулысынча үтәләчәк. Бу турыда республика киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.


“Әлеге проект буенча зур эш башкарылды. План-схемалар төзелде. Шушы юнәлештә эшләп куйган максатны тормышка ашырырга кирәк”, - диде ул Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә.


Программа кысаларында җиде төрле эш күләме билгеләнгән: юллар, тротуарлар, урам яктырткычларын төзекләндерү, эскәмияләр һәм чүп савытлары кую. Каты көнкүреш калдыклары урнаштыру мәйданчыклары ясау. Ком-таш өслекле балалар мәйданчыклары кую, берникадәр күләмдә яшелләндерү.


2020нче елда республикада ишегалды мәйданнарын төзекләндерү буенча зур күләмле программа старт ала. Барлыгы 6775 ишегалдын төзекләндерү күздә тотыла. Биш елга исәпләнгән әлеге программаны үтәүгә 50 млрд. сум акча каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев