Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Миңнеханов: Covid-19 авыруының иң көчле чагы әле җитмәгән

Татарстан Президенты Республиканың Сәламәтлек саклау системасы куркыныч авыруга каршы көрәшкә тулысынча әзер, дип билгеләп үтте.

(Казан, 18нче апрель, “Татар-информ”).
Татарстан әлегә коронавирус авыруын булдырмау өчен кертелгән чикләүләрне йомшарта алмый. Чөнки, Республикабыз әле авыруның иң көчле түбәсенә җитмәгән. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә белдерде.


“Авыруның иң көчле чагы әле җитмәгән. Бу турыда Россия Президенты да әйтте. Мәскәүдән башка регионнарга чир дулкын кебек тарала. Шуңа күрә, без, кызганычка каршы, чикләү чараларын йомшарта алмыйбыз. Мин Татарстан халкына рәсми төстә мөрәҗәгать итәм - без күргән чаралар барысы да сезнең һәм сезнең якыннарыгызның исәнлеге өчен эшләнә. Авыру йоктырган һәр кеше калганнар өчен дә куркыныч тудыра”, - диде Миңнеханов.

Реклама


Татарстан Президенты республикада күрелгән чараларның коронавирус таралу куркынычын мөмкин кадәр киметүгә юнәлтелгәнлеген билгеләп үтте. “Белгечләр раславынча, без әле авыруның иң көчле чагына җитмәгән. Математик модельләр һәм төрле тикшерүләр дә моны дәлилли. Без үзебезгә карата никадәр катгыйрак булсак, югалтуларыбыз да шулкадәр кимрәк булыр”, - дип аңлатты Республика җитәкчесе.


Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов, Республика сәламәтлек саклау системасының куркыныч авыруга каршы көрәшкә әзер икәнлеген әйтте. Шәһәрләр, районнар һәм предприятиеләр дәрәҗәсендә тиешле эш алып барыла. “Кичә без Түбән Кама районындагы ике зур җитештерү предприятиесе эшчәнлеге белән таныштык. Проблеманың үтә катлаулы икәнлеге аңлашыла. Мин барлык коллегаларыма да рәхмәтемне белдерәм. Аеруча хокук саклау системасы - Эчке Эшләр министрлыгы, Росгвардия һәм башка тармаклар җитди хәлне аңлап, зур күләмле эш башкаралар. Аңлашыла әлбәттә, без кабул итергә мәҗбүр булган чаралар барысына да ошап бетми. Нишлисең, килеп туган катлаулы хәл шундый чаралар таләп итә”, - дип ассызыклады Республика җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев