Реклама
Җәмгыять
Миңнеханов: Сәламәтлегебез сагында торучы медицина хезмәткәрләре алдында башыбызны иябез
Татарстан Президенты медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
(21 июнь, “Апастово-информ”).
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлегебез сагында торучы республикабызның һәр медицина хезмәткәренә олы рәхмәтен белдерде. Бу хакта Президентыбызның котлавында әйтелә.
“Сезне төп һөнәри бәйрәмегез белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Сезнең хезмәтегез һәрвакытта да миһербанлылык, мәрхәмәтлелек һәм кешелеклелек сыйфатлары белән аерылып тора. Көн саен кешеләрнең авыруларын сез үз күңелегез аша үткәрәсез. Аларга өмет һәм оптимизм бүләк итәсез, юата беләсез. Бу бер дә җиңел түгел, әлбәттә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент атаклы якташыбыз Владимир Бехтеревның сүзләрен үрнәк итеп куйды: “Әгәр дә табиб белән сөйләшкәннән соң, авыру кешегә җиңеләймәсә, ул табибны чын белгеч дип санап булмый”.
Президент сүзләренчә, кешеләрне кайгырту, сәламәтлек - Хөкүмәт органнары эшендә иң алгы планда, иң югары кыйммәтләр. Республика өзлекле рәвештә сәламәтлек саклауны үстерү буенча эш алып бара. Милли проектлар һәм максатчан программалар нигезендә, югары технологияле үзәкләр төзелде. Хастаханәләр һәм поликлиникалар яңа җиһазлар белән тәэмин ителде. Берүк вакытта медицина ярдәменнән һәр кешенең файдалана алуы, авыруларны профилактикалау, медицина кадрларына ярдәм күрсәтү эшләре алгы планда тора.
Соңгы вакытта медицина үсеше җәмгыяти куркынычсызлык факторы булып тора. Шундый катлаулы коронавирус пандемиясе вакытында иң зур авырлыкны, үзегезнең сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, сез үзегезгә алдыгыз. Хәзер дә фидакарьлек белән эшләвегезне дәвам итәсез. Кешеләр тормышларын саклап каласыз. Сез Ватаныбыз сәламәтлек саклау традицияләрен лаеклы дәвам итәсез, татарстанлыларның зур хөрмәтен яуладыгыз, дип тә ассызыклады республика җитәкчесе.
“Һәр медицина хезмәткәренә зур рәхмәтебезне, ихтирамыбызны белдерәбез. Сезгә һөнәри уңышлар, ныклы исәнлек, бәхет, үзегезгә һәм якыннарыгызга муллык телибез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев