Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Миңнеханов “Татарстан 24” каналында турыдан-туры эфирда чыгыш ясаячак

Тапшыру 19нчы май көнне 12 сәгать 30 минутта узачак.

(18 май, “Апастово-информ”).


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сишәмбе көнне “Татарстан 24” каналында халыкны кызыксындырган иң актуаль сорауларга җавап бирәчәк.


Бу хакта “Татар-информ” матбугат агентлыгына республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
“Татарстан Президенты белән әңгәмә узу планлаштырыла”, - диделәр матбугат хезмәтендә. Иртәгә Рөстәм Миңнехановның эшмәкәрләр белән традицион онлайн-очрашуы көтелә. Анда сүз - коронавирус эпидемиясе шартларында кертелгән карантин чаралары вакытында эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү ысуллары турында сүз барачак.


“Татарстан 24” - тәүлек әйләнәсе эшләп, Республикадагы яңалыклар турында көндәлек сөйли торган информацион телеканал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев