Миңнеханов Татарстан Геройларына ТАССРның - 100 еллыгы медальләрен тапшыру турындагы Указга кул куйды
Татарстанда Ватан Геройлары Көнен билгеләп үтәләр.
(9 декабрь, “Апастово-информ”).
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Геройларына, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына һәм Россия Федерациясе Геройларына ТАССРның - 100 еллыгы медальләрен тапшыру турындагы Указга кул куйды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
“Әлеге бүләкләр Татарстан Республикасының социаль икътисад үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм актив җәмәгать эшчәнлекләре өчен бирелә”, - диде Галимова.
Бүләкләнүчеләр арасында 17 кеше. Бүген Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны котларга шәхсән үзе килде.
“Муса Җәлил, Газинур Гафиятуллин, Петр Гаврилов, Михаил Девятаев, Борис Кузнецов, Әхтәм Сабиров, Илдус Мостюков, Николай Фролов, Минтимер Шәймиев, Газинур Хәйруллин һәм башка Геройларыбыз безнең горурлыгыбыз”, - диде республика җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев