Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Миңнеханов: Татарстан язмышы өчен һәр кеше алдында җаваплылыгымны аңлыйм

Республика үсешенең төп юнәлешләрен Татарстан Дәүләт Советына юлламада тәкъдим итәчәкләр.

(18 сентябрь, “Апастово-информ”).


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга сайлауда күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм үзенең һәр кеше алдында җаваплылык тоячагын әйтте. Бу хакта ул тантаналы инаугурация церемониясе вакытында, Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залында бүген узган чарада белдерде.
“Татарстанлыларның сайлаган юнәлешен аңлап, республика язмышы өчен һәр кеше алдында, киләчәк буыннар алдында үземнең җаваплылыгымны аңлыйм. Мин Россия Президенты Владимир Путинга төрле яклап күрсәткән ярдәме өчен, шулай ук, федераль Хөкүмәткә республика инициативаларына игътибарлы булуы һәм ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәтле”, - диде Миңнеханов.
Президент республиканың киләчәген күзаллау - Татарстанның 2030нчы елга кадәр, социаль-икътисади үсеше стратегиясендә күзаллана, дип белдерә. Иң мөһим бурыч - кеше капиталын үстерү.
“Без үзебезнең йөкләмәләребезне ышанычлы үтибез. Милли проектлар һәм республика программалары уңышлы үтәлә. Һәр кешенең потенциалын һәм мөмкинлекләрен ачу өчен, уңайлы шартлар тудыруга йөз тотабыз. Халыкка яшәү өчен, уңайлы мөхит булдыруны бурыч итеп куябыз”, - диде Президент.
Республиканың алдынгылар сафында булуы - һәр кешенең хезмәт нәтиҗәсе. Татарстан командасы вакыт куйган бурычларга оператив төстә җавап бирә белә. Заманча технологияләрне куллана, белемен күтәрә.
“ТАССРның - 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең - 75 еллыгын бәйрәм иткәндә, Ватаныбызның бөеклегендә республика өлеше аеруча матур итеп күрсәтелде”, - дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Соңгы 10 ел эчендә Татарстанның тулаем региональ продукты 25 проценттан артык үсте. Ә бу яңа инвестицияләр тартуга нигез булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев