Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Миңнеханов татарстанлыларны котлый: “Фидакарь хезмәтебез - уңышларыбызның нигезе”

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына һәм республика көненә багышланган тантаналы чаралар дәвам итә.

(30 август, “Апастово-информ”).


Татарстан республикасы көне биредә яшәүче барлык халыкны туплый. Халкыбызга Ватанпәрвәрлек, хезмәт сөючәнлек, күпмилләтле Россия һәм Татарстаныбыз традицияләренә хөрмәт һәм тугрылык сыйфатлары хас. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм котлавында шул турыда әйтте.
“Дәүләтчелегебезнең барлык яшәеше - халыкның ихтыяҗына хезмәт итүгә, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән”, - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Татарстан Президенты сүзләренә караганда, заманча җитештерүне булдыру, белем һәм сәламәтлек саклау системасын ныгыту, социаль яклауны тәэмин итү, спорт һәм туризмны җәелдерү, тарихи-мәдәни үткәнебезне саклау, дәүләт белән гражданнар җәмгыяте арасында заманча мөгамәләләр булдыру, дәүләт белән шәхес арасында элемтәне ныгыту - болар барысы да соңгы елларда ирешелгән матур нәтиҗәләр.
“Милләтара һәм диннәр мөгамәләсендәге уңай үсеш, хөрмәт, үзара тынычлыкны саклау - болар барысы да үсешебездә күркәм күренешләр”, - диде Миңнеханов.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, безнең автономия 70 ел эчендә үзенең икътисады, фәне, мәгарифе һәм мәдәнияте белән Советлар Союзының иң алдынгы республикаларының берсенә әверелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев