Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнеханов: Ватаныбыз Геройлары Көне – ул Россиянең батыр ул һәм кызлар бәйрәме

Истәлекле Көн Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан 2007нче елда игълан ителде.

(9 декабрь, “Апастово-информ“).


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне уңаеннан, республикабыз халкына мөрәҗәгате белән чыкты.
Хөрмәтле татарстанлылар! Чын йөрәктән сезне Ватаныбыз Геройлары Көне белән тәбрик итәм! Бу бәйрәмнең тарихи тирән тамырлары бар. Әлеге бәйрәм үз халкына һәм иленә тугры хезмәт иткән, күпмилләтле Ватаныбыз иминлеге хакына батырлыклар күрсәткән лаеклы ул һәм кызлары хөрмәтенә игълан ителде“, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук бу көнне ата-бабаларыбызны искә алуыбызны, Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройларына, Социалистик Хезмәт һәм Россия Федерациясе Хезмәт Геройларына, Дан Орденнары кавалерларына - барлык батырларга ихтирамыбызны белдерүебезне тагын бер кат ассызыклады.
Президент сүзләренә караганда, Бөек Җиңүгә – 75, ТАССРның 100 еллыгын каршылаганда Геройлар Көнен билгеләп үтү - зур патриотик әһәмияткә ия.
“Муса Җәлил һәм Газинур Гафиятуллин, Петр Гаврилов һәм Михаил Девятаев, Борис Кузнецов һәм Әхтәм Сабиров, Илдүс Мостюков һәм Николай Фролов, Минтимер Шәймиев һәм Газинур Хәйруллин һәм Татарстанның башка Геройлары безнең горурлыгыбыз булып торалар. Яшьләрнең алар үрнәгендә тәрбияләнүләре - хәрби-тарихи һәм мәдәни гореф-гадәтләрне дәвам итүне тәэмин итәчәк“, - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе. “Бүгенге көндә исән булган Ватаныбыз Геройларына һәм барлык татарстанлыларга нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим!“- дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев