Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Миңнеханов вирус йоктыру очраклары артса да, планлы медицина ярдәме күрсәтүне дәвам итәргә кушты

Татарстанда 1200 койка урын резервта тора.

(26 октябрь, “Апастово-информ”).


Татарстан Президенты медицина персоналын шәхси саклану чаралары һәм дарулар белән тәэмин итүнең мөһимлеген әйтте. Чөнки, вируска каршы көрәшү белән бергә планлы медицина ярдәме күрсәтүне дәвам итәргә кирәк.
“Коронавирус инфекциясе таралу катлаулы хәлдә барса да - ул контрольдә. Планлы эшне дәвам итеп, җитәрлек койка урыннарны да булдырырга кирәк”, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә.
Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белдергәнчә, республикада өстәмә рәвештә 1200 койка урын булдырылган. Резервтагы бу койкаларны кирәк очракта вирус белән авыручылар өчен оператив төстә җәелдереп була.
Рөстәм Миңнеханов даруларның тиешле күләмдә булуына игътибар итәргә кушты.
“Медицина хезмәткәрләрен саклану чаралары белән тәэмин итү - бик мөһим”, - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Ул, шулай ук, өлкән буын кешеләренә волонтерлар ярдәмен оештыруның бик кирәкле булуын ассызыклады.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев