Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнекәүсәр әби Нургалеева: “Тавыклар да карыйм, ашарга да пешерәм”

Иске Йомралы авылыннан Миңнекәүсәр әби Нургалеева 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(4 ноябрь, “Апастово-информ”).


Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов акъәбине җылы котлап, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын һәм чәчәкләр бүләк итте. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов та җылы юрган белән бүләкләп, җирлектә яшәүче барлык халык исеменнән иң изге теләкләрен җиткерде.
Миңнекәүсәр әби сугыш китергән авырлыкларны үз җилкәсендә тоеп үскән тыл ветераны. Әтисе дүрт баланы калдырып сугыш утына керә. Балачактан әнисенә ияреп урман кисүдә дә катнаша, башак та җыя, көлтә дә бәйли ул.
Миңнекәүсәр әби гомере буе колхоз эшендә була. 12 ел дуңгызчылыкта хезмәт куя, лаеклы ялга чыкканчы бозаулар карый.
Бүгенге көндә әби үз өендә берүзе яшәп ята. Туганнары, аеруча якын туганы Раилә Сәлимуллина да әбине кайгыртып, кирәк-яракларын китереп тора.
“Зарланып утырганым юк. Үз аягымда, үз акылымда булуыма сөенәм. Ашарга да үзем әзерлим, тавыкларны да үзем карыйм. Хезмәттә чыныгып үскән буын без”, - ди ул үзе елмаеп.

#яшәавылым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев