Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Миңнеханов хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләсенә түләү турында карарны киңәйтте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республикада махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы карарны үзгәртү турындагы документны имзалады.

Документта, бер тапкыр бирелә торган түләү ДХР, ЛХР һәм Украина территориясендә махсус хәрби операциядә 2022 елның 24 февраленнән, шулай ук, «Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территорияләрендә 2022 елның 30 сентябреннән» катнашкан хәрби хезмәткәр һәлак булган очракта каралган диелә.

 

Әлеге карар 3 апрельдән үз көченә керә.

Реклама

 

Карар үз теләге белән хәрби хезмәткә киткән һәм махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаилә әгъзаларына; махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә яки махсус хәрби операция барган зонага чиктәш булган РФ дәүләт чиген саклау буенча бурычны турыдан-туры үтәү вакытында һәлак булган хәрби хезмәткәрләр (шул исәптән ФСБ органнарындагы) гаиләсе әгъзаларына; махсус операциядә һәлак булган РФ Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре һәм Татарстанда РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре гаиләләренә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев