Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минтайны маринадлап кыздыру рецепты

Минтай балыгы коры булмасын өчен сөттә маринадлап кыздырырга була.

Кирәкле ингредиентлар: 1 минтай балыгы, 500 миллилитр сөт, 1 йомырка, 4 аш кашыгы он, 2 аш кашыгы манный ярмасы, тәменчә тоз һәм борыч.

Минтай балыгын юып, йөзгечләреннән арындырып, берничә кисәккә бүләргә. Кара борыч сибәргә, сөт салырга һәм шул килеш 1 сәгатькә калдырырга.

Вакыт үткәч, сөтне түгәргә, балыкка йомырка, тәменчә тоз, 2 аш кашыгы он салып бутарга.

Аерым савытта 2 аш кашыгы онга 2 аш кашыгы манный ярмасы кушып, панировка әзерләргә.

Балыкны көнбагыш маенда кыздырырга: кайнар табага тезгәнче, һәр кисәкне панировкада әвәләп алырга кирәк.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/mintainy-marinadlap-kyzdyru-recepty-5870230

Фото:Владимир Васильев фотосы «Интертат"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев