Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мирас” социаль студентлар отряды Апаста эшен төгәлләде

Районда бер атна дәвамында Казан Федераль университеты студентларының “Мирас” социаль отряды эшләде.


(2 февраль, "Апастово-информ").

Алар өлкәннәргә булышты, мастер-класслар уздырды, концертлар белән чыгыш ясады.

"Мирас" яшьләре "Алга" яшүсмерләр клубында якыннары махсус хәрби операциядә булган гаиләләр һәм көмеш волонтерлар белән очраштылар. Алар каршында чыгыш ясадылар.

Район өлкәннәре ярдәмнәре, зур көч булып эшләүләре, актив һәм тынгысыз булулары өчен рәхмәтләрен дә ирештерделәр.

"Сез барлык яшьләргә үрнәк. Рәхмәт олы йөрәгегез, ярдәмегез өчен", - диде Апастан Гөлфания апа Хәмидуллина.

Яшьләргә рәхмәт йөзеннән кызыл йөрәктәй шарлар, истәлекле бүләкләр бирелде.

Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза  Сафина яшьләрне тагын җирлегебезгә чакырып калды.

"Без сезне бик ошаттык. Күп яхшылыклар эшләп китәсез. Тагын да көтеп калабыз", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев