Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мисырда шартлаган самолетка бомба куючының шәхесе ачыкланган

Мисыр хокук саклау органнары һәм Россия махсус хезмәте Синай ярымутравында шартлаган А321 самолетында теракт оештырган берничә террорчының шәхесен ачыклаган. Бу хакта LifeNews хәбәр итә. Әлеге чыганак хәбәр итүенчә, шартлаткыч җайланманы самолетка Шарм-эль-Шейх аэропорты хезмәткәре алып кергән. Ул бирегә әлеге хәлләргә кадәр генә эшкә урнашкан була. Бомба багаж өлешенә куела -...

Мисыр хокук саклау органнары һәм Россия махсус хезмәте Синай ярымутравында шартлаган А321 самолетында теракт оештырган берничә террорчының шәхесен ачыклаган. Бу хакта LifeNews хәбәр итә.

Әлеге чыганак хәбәр итүенчә, шартлаткыч җайланманы самолетка Шарм-эль-Шейх аэропорты хезмәткәре алып кергән. Ул бирегә әлеге хәлләргә кадәр генә эшкә урнашкан була. Бомба багаж өлешенә куела - сумкага салынмый, ә зур шартлау көченә ия бәләкәй генә төенчек рәвешендә була.


Террорчы бомба урнаштырганнан соң юкка чыккан, диелә. Соңгы тапкыр аның Төркиядә булуын ачыклаганнар. Махсус хезмәтләр аның биш тарафдарын да эзли.

Исегезгә төшерәбез, авиаһәлакәт узган елның 31 октябрендә булган иде: самолетта булган бар кеше - 217 пассажир һәм экипажның 7 әгъзасы һәлак булды.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев