Митрополит Феофан: Үзизоляциялән - үзеңне һәм башкаларны саклап калырсың
Коронавирус чиренең көчәюе сәбәпле, ул барлык Татарстан халкын өйләрендә утырырга өндәде.
(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Екатерина Ларионова).
Үзизоляциянең бик мөһим икәнлеген Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан “Татар-информ” матбугат агентлыгы белән әңгәмәсендә билгеләп үтте.
“Россия Президенты Указы нигезендә, әлеге ял атнасында хезмәт итү урынына барырга зур ихтыяҗ булмаган очракта, аерым алганда, җаваплы вәкилләрдән тыш, барлык кешеләр дә өйләрендә утырырга тиеш. Бик кызганыч, кайберәүләр бу таләпкә салкын карыйлар, заманча әйтсәк, шашлыкларга һәм төрле тусовкаларга йөриләр. Бу ахмаклык”, - диде митрополит.
Аның сүзләренчә, болай эшләү бернинди кысаларга да сыймый. Моңа катгый рәвештә чик куярга кирәк. Кешеләр үзләре генә авырып калмыйлар, алардагы авыру билгеләре башкаларга да йогып, хәтта үлем чигенә китерергә мөмкин. Бу - һичшиксез зур гөнаһы булып тора.
“Үзеңне саклап, син башкаларны да саклап кала алачаксың. Шуның өчен үзизоляцияләнү - бик мөһим чара”, - дип ассызыклады дин әһеле.
Әңгәмәдә ул дәүләт, гражданнар һәм дини оешмалар бу катлаулы чорда бердәмлек күрсәтсә генә, әлеге куркыныч чирне җиңеп булачаклыгына басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев