Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәктәп директорларының утырышы узды

Биеш урта мәктәбе базасында узган утырышта мәктәпләрнең коронавирус чиренә каршы торуга әзерлеге турында сүз барды.

(28 август, “Апастово-информ”).


Быел мәктәпләр традицион рәвештә укый башлыйлар, ләкин, дәресләрнең үткәрелеше, ашату-эчертү тәртибе бөтенләй алдагы еллардан аерылып торачак. Мәктәпләрдә төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрү тыела. Балалар үз кабинетларында гына укыячаклар. Барлык мәктәп хезмәткәрләренә битлек киеп йөрү таләбе куела. Бу укытучылар өчен дә, балалар өчен дә бик мөһим. Утырышта шул хакта сүз барды.
“Балаларыбыз исән-сау булсыннар, онлайн укулар артта калсын иде. “Роспотребнадзор” кушкан таләпләргә никадәр җаваплырак карасак, шул кадәр күңелебез тыныч булачак. Алар куйган катгый таләпләр, беренче чиратта, балаларыбызны чирдән саклау өчен мөһим”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев.
Утырышта шулай ук 1нче сентябрь - Белем бәйрәмен дә ачык саф һавада уздыру планлаштырылуы әйтелде. Бу республика күләмендә куелган таләп.
Утырыш барышында Биеш, Кызыл Тау, Каратун урта мәктәпләренә капиталь төзекләндерү эшләрендә яхшы оешканлык күрсәтүләре өчен, Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук, яңа уку елына яхшы хәзерлек күрсәткән мәктәпләр дә билгеләп үтелде.
Директорлар узган уку елына нәтиҗә ясадылар, яңа уку елына бурычлар куйдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев