Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп яны кышкы лагерьларында көннәр бәйрәмчә узды

Морзалар мәктәбендә оешкан кышкы лагерьда барлыгы 20 бала ял итте һәм белемнәрен ныгытты.

(8 гыйнвар, “Апастово-информ”).


Морзалар мәктәбендә укытучылар лагерьның һәр көнен файдалы да, күңелле дә оештырганнар. Балалар биредә рәхәтләнеп ял да иткәннәр, шул ук вакытта белемнәрен дә ныгытканнар. Күбрәк урамда кышкы уеннарга җәлеп ителгәннәр. Бүген дә алар саф һавада мавыктыргыч уеннар белән мәшгуль булдылар. Мәктәп яны мәйданчыгында шау-гөр килгән балаларның ялдан канәгать калулары сизелеп торды. Лагерьда барлык саклык чаралары үтәлә. Ашхандә балалар өч мәртәбә кайнар ризык ашыйлар. Бу хакта лагерь җитәкчесе Сиринә Шиәхмәтова сөйләде.
Шулай ук Ябалак авылында балалар өчен хоккей мәйданчыгы да бар. Анда да алар күп кенә ярышларда катнашып, көчләрен сынап караганнар.
-Каникуллар минем өчен аеруча файдалы үтте. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләндек. Кайбер аңлашылмаган темалар, сорауларым бар иде. Укытучылар белән шуларны яңадан карап, белемнәребезне ныгытып алдык, - ди 11нче сыйныф укучысы Алия Заһертдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев