Реклама
Җәмгыять
Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!
Бу акция кысаларында республиканың беренче сыйныфка баручы 7мең баласы ярдәм алачак.
(21 август, “Апастово-информ”).
Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе буенча, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 21 мең укучыга ярдәм күрсәтеләчәк.
Әлеге акция буенча укучыларга бирелә торган портфельләргә канцтоварлар, дәфтәрләр. хезмәт һәм рәсем дәресләрендә кулланыла торган җиһазлар куела.
“21 мең укучы балага, тәрбиягә алынган балаларга, инвалид балаларга һәм авыр матди хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бу акция кысаларында ярдәм күрсәтеләчәк”, - дип әйтелә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.
Инде бүгенге көнгә үк 1022 укучы балага ярдәм күрсәтелде.
Бу акция август ахырына кадәр дәвам итәчәк. 12 ел буена барган шушындый мөһим акциядә ярдәмгә мохтаҗ булган балаларга 249 млн. сумлык әсбаплар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев