Мәктәпләр яңа уку елына әзер
Республикада яңа уку елында 56 мең бала беренче тапкыр парта артына утырачак.
(20 август, “Апастово-информ”).
Республика буенча алганда, быелгы уку елында гомуми балалар саны 450 меңгә җитәчәк. 1404 мәгариф оешмасында 56 мең бала беренче тапкыр беренче сыйныфка киләчәк.
“Мәгариф оешмалары, беренче чиратта, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә, террордан саклану һәм санитар-эпидемиологик чараларын үтәү буенча игътибарны көчәйтергә тиешләр. Бүгенге көнне республиканың барлык мәктәпләре дә янгыннан саклану автомат системасы белән җиһазланган. Ләкин, бу система төзек булмаган мәктәпләр дә бар. Яңа уку елы башланганчы, ул кимчелекләрне төзәтергә кирәк”, - дип сөйләде Казандагы бүген узган киңәшмәдә Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов.
Аның сүзләренә караганда, полицияне ашыгыч чакыру кнопкасы белән мәктәпләрнең - 98 проценты, видеокүзәтү системасы белән - 75 проценты, саклау сигнализациясе белән - 54 проценты җиһазланган. Быел тагын 6 мәктәпкә видеокүзәтү системасы куелачак.
1038 мәгариф оешмасы яңа уку елында 20 мең укучы баланы мәктәпкә техника белән алып килүне оештырачак.
“Тулаем алганда, Татарстан беренче сентябрьгә югары хәзерлектә”, - диде Азат Шәрәпов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев