Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәктәпләрдә балаларның туклануы беренче урында

Апас урта мәктәбендә балаларны түләүсез яки ташламалы ашату буенча комиссия эшләде.

(7нче сентябрь, “Апастово-информ”).
Комиссиянең кызып эшли торган вакытына туры килдем. Һәрберсе әти-әниләрдән җыелган документларны бер-бер карап тикшереп бара.
” Бүген бездә балаларны түләүсез яки ташламалы шартларда туклануын оештыру комиссиясе эшли. Комиссия составында ветераннар Советы, әти-әниләр комитеты, мәктәптән бала хокукларын яклау буенча җәмәгать ярдәмчесе катнаша. Шушы көнгә кадәр әти-әниләрдән гаризалар, кирәкле документлар җыйдык. Һәр елны район башлыгы район бюджетыннан балаларны  түләүсез яки ташламалы ашату өчен акча бүлеп бирә. Бу  гаиләләр өчен бик зур ярдәм.”, - дип таныштырды мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова. 
Дүрт бала әнисе Рамилә Әхмәтҗанова әлеге комиссия эшендә 6 елдан бирле катнаша.
“Без уку елы дәверендә ике тапкыр җыелабыз. Күргәнегезчә, алдан җыелган документларны берәмтекләп карап, тикшерәбез. Документлар дөрес тапшырылганмы, туры киләме? Сораулар туса киңәшләшәбез, уртага салып сөйләшәбез, җитмәгән документларын кире сорап алабыз. Аннан соң актлар язып раслыйбыз. Шуннан соң балалар беренче яртыеллыкта түләүсез яки ташлама белән тукланалар”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев