Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәпләрдә, гаиләләрдә очрашулар уза

Районда социаль яктан авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән очрашулар уза. Шулай ук мәктәпләрдә кисәтү эшләре алып барыла.

(2 ноябрь, “Апастово-информ“).


Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җаваплы җитәкче һәм белгечләр белән берлектә, махсус төзелгән график нигезендә, җирлекләргә чыга. Мәктәпләрдә киңәшмәләр уза, социаль яктан авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән әңгәмәләр оештырыла.
Нигездә сүз, көзге каникул көннәрендә балаларны игътибарсыз калдырмау, алар өчен файдалы шөгыльләр табу, иминлек тәэмин итү турында бара. Шулай ук битлек режимын төгәл үтәү, балаларны ут-күздән саклау, су буйларына җибәрмәү турында да сөйләшү булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев