Мәктәпләрдә тормыш кыйммәтләре турында сөйләшүләр бара
Районыбыз мәктәпләрендә “Балаларга тормыш кыйммәтләрен аңлауда ярдәм итү” темасына җыелышлар уза.
(21 апрель, “Апастово-информ”).
Җыелышлар район мәгариф бүлеге белгечләре, балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча инспекторлар һәм башка җаваплы белгечләр катнашында үтә. Гомуми җыелышларда яшүсмерләр арасында буллинг, субкультур кебек күренешләрне һәм хокук бозуларны кисәтү, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү, балаларның мәшгульлекләрен контрольдә тоту һәм башка җитди темаларга сөйләшәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев