Мобиль кабул итүләр Урта Балтайда башланды
Бөтен Татарстан буенча "Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү пунктлары эшли.
Әлеге проект махсус график нигезендә алып барыла. Ул республиканың һәр районында уза, теләгән һәр татарстанлы үз авыл җирлегендә кызыксындырган соравын, тәкъдимен җиткерергә мөмкин. Шул исәптән, кандидатка наказ бирә ала. Партия аңлатуынча, республикадан булачак депутатларның парламенттагы эшчәнлекләре татарстанлылардан җыелган шул наказлар нигезендә оештырыла. Алар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының яңа чакырылышына наказлар җыю максатыннан, республиканың төрле районнарында 650 кабул итүләр уздырырга җыена.
“Бердәм Россия“ символикасы белән микроавтобуслар әллә каян күренә. 1 августта 10.00 сәгатьтә Апас районының Урта Балтай авылында мобиль кабул итүләр башланып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев