Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мобилизациядә булган егетләргә ярдәм 17 февральдә китәчәк

Мобилизация кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы райондаш егетләргә тиздән гуманитар ярдәм китәчәк. Егетләрнең якыннары күчтәнәчләрен 16 февральгә кадәр район хакимияте бинасына китерә ала.

(10 февраль, “Апастово-информ”). 
Әлеге уңайдан гуманитар ярдәм җыюны оештыручы махсус төркем кабаттан киңәшмәгә җыелды. Җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, аларның вәкилләре, хәрби операциядә булган егетләрнең әниләре катнашында ярдәм чаралары уртага салып сөйләшенде. Егетләргә кирәкле әйберләр исемлеге төзелде һәм расланды. Акчаларны максатчан кулланып, һәрбер кешегә җитәрлек кирәк-яраклар җыелмасы булдыру максаты куелды. Җыелган акчаларның барысы да исәпкә алынып, протокол нигезендә теркәлеп баруы хакында да сүз булды. 
-Халык китергән әйберләрдән тыш, һәрберсенә шәхси ярдәм илтергә уйлыйбыз. Егетләр белән хәбәрдә торабыз. Исемлекне аларның фикерен дә искә алып, сезнең тәкъдимнәрне тыңлап бергәләп төзибез. Егетләрнең якыннары үзләре әзерләгән күчтәнәчләрне, посылкаларны 16 февральгә кадәр район хакимияте бинасына китерә ала, - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров. 
Ул шулай ук район халкының актив булуын, ярдәм чараларына бердәм булып теләктәшлек итүен, олысы-кечесенең хәлдән килгән кадәр булышуын белдерде. Барлык райондашларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасының Сугыш хәрәкәтләре Ветераннарының Координацион Советы тәкъдиме белән җәмәгать оешмалары, хәрби хәрәкәт ветераннары, дин әһелләре, өлкәннәр җыелып сөйләшкәннән соң, гуманитар ярдәм җыю башланып киткән иде. Ярдәм җыю әле дә дәвам итә. Ярдәм районнан 17 февральдә китәчәк дип планлаштырыла. 
 
Реквизитлар: 
2200 5301 9339 6843 ( Ак Барс Банк картасы номеры) 
Альберт Ильдарович Г. 
«Помощь мобилизованным» дип тамгаларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев