Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Могҗизалар уйлап табучы Борнаш егете

Гыйльметдинов Тәлгәт Әхәт улы – тумышы белән Борнаш авылыннан.

“Узган гасырның 70-нче елларында "беренче карлыгачлар" булып кайткан - югары белемле инженер ул. Аның техникага әвәслеге мәктәп елларында ук сизелә иде, башкаларыбыздан аерылып торды.
Тәлгәт Әхәт улы шул заманның авыл хуҗалыгы өлкәсендә "Агач сукадан тимер плугка, атлардан куәтле тракторларга күчүче" революция ясаучы заты”, - дип яза Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов үзенең авылдашы, чордашы турында.
Тәлгәт абый үзенең фидакарь хезмәте белән гади инженердан КПСС Өлкә комитеты инструкторына кадәр күтәрелгән. Апас районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер вазифаларын башкарган. Башкалага киткәч тә җитәкче урыннарда эшләгән.

“Әле дә хәтердә, Апас районы Тукай исемендәге колхозда авыл хуҗалыгы техникасының кышкы сакланышка кую буенча район семинарында беренче юу системасын уйлап тапкан һәм ничек итеп тракторларны, машиналарны чистартуны күрсәткәннәр иде. Аны уйлап табучы - Тәлгәт Әхәт улы” – дип хатирәләре белән уртаклашуны дәвам итә Рәмис Ногманов.
Тәлгәт Гыйльметдинов хәзер дә кул кушырып утырмый: түбә кырыйларындагы боз сөнгеләрен бәреп төшерү, бәрәңге капчыкларын идән астына (базга, нәүрәпкә) төшерү, җир эшкәртү, яшелчә орлыкларын бер-бер утырту, утын яру, уңайсыз урыннарда саморез борып кертү һәм башка бик күп йортта куллану җайланмаларын эшләп ята...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев