Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөмкинлеге чикләнгән апаслылар ГТОның алтын билгеләре ала

Фәнзия һәм Илнур Азизовлар да ГТО нормативларын уңышла тапшырып, алтын билгене алдылар.

(6 июль, “Апастово-информ”).


Апас районы Биеш авылында яшәүче Илнур Азизов янәшәдәгеләр кебек ныклап аякларына басып йөри алмаса да, тормышыннан канәгать. Аның һәрчак хәленә керүче, терәк булучы якыннары, тугры дуслары, яраткан эше, шөгыле бар. Илнур Арча кызы Фәнзия белән кавышып, матур гомер итәләр.

Илнур тормышны ярытуы, дөньяга карашы, хыял-омтылышлары белән бик күпләрдән аерылып тора. Хәтта сау-сәламәт кешеләрнең төшенкелеккә бирелүен, яман гадәтләргә иярүен, вакытны бушка уздыруын аңламый да. Чөнки үзе тик кенә торырга яратмый. Гел хәрәкәттә, эштә, аралашуда ул. Тормышның уртасында кайнап яши дисәң дә арттыру булмас.
–Авыруларым тумыштан ук. Бик каты аякка басасым, йөгереп йөрисем килсә дә, насыйп булмады. 5 яшьтән 18 яшькә кадәр шушы өмет белән яшәдем, нинди генә дәваланулар узмадым. Без бармаган хастаханә, без кулланмаган алымнар калмады. Хәзер инде килештем. Аякларыма ныклап баса аламасам да, тулы тормыш белән көн итәргә мөмкин дигән фикердә яшим. Әниемә рәхмәт. Ул – чын Кеше! Мине ташламады, игътибарын, кайгыртуын кызганмады. Юкса, кая да булса тапшыру турында киңәш бирүчеләр дә булган. Дусларым бик күп. Алар миңа булыша, көч бирә, – ди егет.

Илнур бик аралашучан, сөйләшергә ярата. Кыю итеп үз фикерен әйтә белә, нык ихтыяр көченә ия. Ялагайланырга, икейөзләнергә яратмый. Матур итеп җырлый. Шигырьләр иҗат итә. Шул ук вакытта спорт дөньясы да аңа чит түгел. Кул көрәше, шашка-шахмат ярышларында аны еш очратырга була. Беренче урынны яулап алган медальләре дә бар.

-Мәктәптә яхшы укыдым. Югары белем алырга да теләгем бар. Дипломлы юрист буласым килә. Шигырьләремне күбрәк кич белән, төнлә иҗат итәм. Аларны бәйгеләргә юллыйм. Республикада узган “Чиксез талантлар“ бәйгесендә җиңү яуладым, – дип хыяллары һәм уңышлары белән дә теләп уртаклаша ул.


“Кеше арасында булу – үзе рәхәт. Телефоннан, социаль челтәрләрдә гел аралашам. Боегып утыру – минем өчен түгел. Һәр көнгә өмет белән карап, яшисем килеп яшим”, – ди үзе.

Өйдә утырырга яратмый ул Илнур. Руль артында да йөри. Машинасын да яңарткан. Машинасы аны теләгән җиренә алып бара. Коляскасы исә гел машинада йөри. Җәяүләп барасы җирләрдә аңа “мөрәҗәгать итә“.

Булачак тормыш иптәше белән Илнур Яшел Үзәндә шифаханәдә дәваланганда таныша. Телефон аша гел аралашып торалар. Аннан Илнур тәвәккәлләп аңа үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Фәнзия 218 чакрым араны якын итеп Апас якларына килен булып кайта.

–Фәнзиянең үзенең дә аяклары авырта. Ләкин ул миннән бик күпкә әйбәтрәк йөри. Арчага танышырга барганда, мине коляскада күреп, кире борырлар дип бик борчылдым. Тик, алар мине якты йөз белән, җылы каршы алдылар. Никахка барганда да йөрәгем дөп-дөп типте. Фәнзия кире уйлаган булса, нишләрмен? Ничек күтәрермен, дип юл буе икеләнеп бардым. Юлы да озак тоелды. Югалтырмын кебек иде, ахыргача ышанып бетмәдем, курыктым, әле аның үземнеке булуына ияләшеп кенә киләм – дип сөйли Илнур.

Батыр йөрәкле Фәнзия андый икеләнүләр кичерми.

–Миңа Илнур янәшәсендә рәхәт. Никахка кадәр 3 көн аларда кунак булдым. Барысы да ошады, китәсем килмәде. Илнур бик ярдәмчел, барлык эшләрне дә бергә эшлибез, аңлашабыз. Ул беркайчан югалып калмый, мине дә көчле булырга өйрәтә, – ди ул.

Фәнзия – югары белемле психолог. Кул эшләренә, аш-суга оста. Мәрҗәннәр һәм сәйләннәр ярдәмендә төрле әйберләр эшли.

–Ул минем өчен туган кеше. Кем генә килсә дә, ачык йөз белән каршы ала. Мине аңларга, кирәк урында җайлап җибәрергә тырыша. Әрсезлеге дә бар. Өйдәге эшләрне хәзер икәү эшлибез, – ди Илнур.

Авыруларын көчле рухлары, бер-берсенә булган мәхәббәтләре белән оныталар, тирә-юньдәгеләрнең җылы мөнәсәбәтеннән көч алалар алар. ГТО нормаларын да бергәләп тапшырдылар һәм бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев