Мөмкинлекләре чикле райондашлар ГТО нормативлары тапшырды
Биремнәрне бик теләп үтәделәр.
(21 декабрь, “Апастово-информ”).
Райондашлар гәүдәне күтәрү, турникта күтәрелү, авырлыкка чыдамлык кебек төрләр буенча сыналдылар. Шашка-шахмат уйнау буенча да осталыкларын сынадылар.
“Райондашлар арасында ГТО нормативларын тапшыру дәвам итә. Һәркем үз мөмкинлеген сыный ала”, - дип белдерде ГТО нормативлары буенча җаваплы хезмәткәр Марсель Хисамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев