Мөмкинлекләре чикле райондашлар спортта көч сынашты
Мөмкинлекләре чикле райондашлар спортта да сынатмый.
(14 декабрь, “Апастово-информ”).
Инвалидлар декадасы барышында алар өчен төрле спорт чаралары оештырылды.
“Дельфин” йөзү бассейнының, универсаль спорт залының ишекләре алар өчен һәрвакытта ачык булды. Мөмкинлекләре чикле райондашлар традицион дартс, шашка-шахмат ярышында үзара көч сынашты. Барысының да җиңүгә омтылышы зур иде. Алар үз көчләрен сынап, җиңүчеләрне дә билгеләделәр.
“Шашка-шахматны кечкенәдән яратып уйныйм. Әзме-күпме тәҗрибә дә тупладым, осталыгым арта бара. Ел саен шашка-шахмат өстәле артында очрашабыз. Бер-беребез белән күрешеп, сөйләшәбез аралашабыз. Безнең өчен бер күрешү – үзе бер гомер бит”, - диде Илнур Азизов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев