Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Морзалар авылында яшәүче Кәримә әби Камалиева 90 яшьлеген каршы алды

Елмаеп, көлеп рәхмәт сүзләре белән каршы алды безне Морзалар авылының акъәбие Кәримә әби Камалиева. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев 90 яшьлеге белән котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова да изге теләкләрен ирештерде. Сугыш чорының ачлык-ялангачлыгын күргән, сугыштан...

Елмаеп, көлеп рәхмәт сүзләре белән каршы алды безне Морзалар авылының акъәбие Кәримә әби Камалиева. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев 90 яшьлеге белән котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова да изге теләкләрен ирештерде.

Сугыш чорының ачлык-ялангачлыгын күргән, сугыштан соңгы елларда чит җирләргә китеп яшәп яңадан туган якларына әйләнеп кайткан Кәримә әби.

- Бүгенге көнем Аллага шөкер, яшь бала караган кебек карыйлар. Өстәлдә ни теләсәң шул бар. Бер генә караңгы чырай күрсәтмиләр. Рәхмәттән башка сүзем юк. Мине котларга килгән җитәкчеләргә дә сәламәтлек, тынычлык, эшләрендә уңышлар телим, - дип рәхмәт укып утыра юбиляр әби. Таһир һәм Рушания Латыйповлар апаларын бик хөрмәт итәләр, күзенә генә карап торалар.

- Мин килен булып килгән еллардан бирле бергә яшибез. Ул безгә әниебез кебек якын. Чын күңелдән рәхмәт әйтеп утыра ул. Матур сүзләре, ачык йөзе белән безне шатландырып тора. Сәламәтлектә, үз акылында, үз аягында йөреп Ходай биргән гомерне яшәсен иде әле, - ди Рушания ханым.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев