Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Морзалар авылы өлкәннәре сәяхәттән кайтты

Алар бергәләшеп Болгар шәһәренә сәяхәт итте.

(2 октябрь, "Апастово-информ").


"Без, Морзалар авылының бер төркем өлкән апалары белән Болгар шәһәренә сәяхәткә барып кайттык. Авылдашларыбызның барасы килү теләген Каратун авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйлев Радик Салихҗан улына җиткергәч, ул апаларның теләген хуплап алып, автобус белешергә һәм үзе дә барырга сүз бирде. Көзнең матур бер көнендә без Изге Болгар җиренә бик матур сәяхәт кылдык. Халкыбызның бик күп тарихи җирләре белән таныштык, дөньяда иң зур саналган коръән китабын, Ак мәчетне күрдек. Әлеге сәяхәтне оештыруда ярдәм иткән Радик Салихҗан улына, автобус белән булышкан мәдәният бүлеге җитәкчесе Мингазиев Рөстәм Хасип улына, автобус йөртүчесе Айратка өлкәннәребез исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшләрендә уңышлар теләп калабыз", - дип хат юллаган безгә апалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев