Морзалар авылы халкы гуманитар ярдәмгә акчалата кушылды
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм җыю дәвам итә.
(19 сентябрь, “Апастово-информ”).
Морзалар авылы халкы 35 мең 500 сум акча җыеп тапшырды. 39 гаилә хәлдән килгән кадәр үз өлешен керткән.
“Район делегациясенең юлга җыенуын ишеткәч, без дә авыл өлкәннәре Гөлсирә Нуруллина, Гөлфия Халикова белән киңәшләшеп, читтә калмаска булдык. Махсус хәрби операциядә Морзалар авылының батыр уллары да җиңү өчен өлешен кертә. Ярдәмебез аларга көч өстәсен”, - ди авылның китапханәчесе Гөлназ Гатауллина.
Гуманитар ярдәм “Алга” яшүсмерләр клубында эш көннәрендә, 8.00-17.00 сәгатьләрдә кабул ителә. Шулай ук ярдәмне акчалата да 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” Банк картасы номеры аша Гисматуллин Альберт Ильдарович) счетына күчерергә дә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев