Морзалар авылында «Ерагая еллар, сирәгәя сафлар» дигән бәйрәм узды
Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган чарада махсус хәрби операциядән ялга кайткан авылдашлар да катнашты.
(8 нче май, "Апастово-информ").
Бәйрәм чарасы Изге дога белән башланып китте. Авыл имамы һәм мәчеткә йөрүче абыйлар авыл уртасындагы һәйкәл каршына басып, Ватан өчен башларын салган авылдашлары, яраланып туган якларына кайтып һәлак булучылар өчен Догалар укыдылар.
Морзалар авылыннан Бөек Ватан сугышына 89 кеше китә. Шуларның 50 се мәңгелеккә ятып кала. Инде исән-сау әйләнеп каткан 39 ветеран да исән калмаган. Аларның исемнәре авыл уртасындагы һәйкәлгә уеп язылган.
Морзалар авылы халкын район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев сәламләде һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән котлауларын ирештерде.
Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев авылдашларын Җиңү көне белән тәбрикләде.
"Хөрмәтле авылдашлар! 9 май барыбыз өчен дә зур бәйрәм. Морзалар авылында "Әти" сүзен әйтергә тилмереп үскән 10 авылдашыбыз, 10 яшеннән авыр хезмәт юлын узган 2 тыл ветераны яши. 3 авылдашыбыз Әфганстанда, 5 се Чечняда хезмәт иткән. Бүгенге көндә 3 егетебез махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның батырлыгы мәңгелек! Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык телим, ил-көннәребез имин булсын! Бәйрәм белән!", - диде авыл җирлеге башлыгы.
Бәйрәмдә шулай ук махсус хәрби операциядән ялга кайткан Илмир Әхмәдуллин, Раил Нәбиуллиннар катнашты. Алар да авылдашларын бәйрәм белән катлап, ярдәм җибәргәннәре өчен рәхмәтләрен ирештерделәр.
Бәйрәм мәктәп балаларының, "Яшь армиячеләрнең" чыгышлары белән үрелеп барды.
Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашлары хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев