Морзалар авылында яшәүче Гөлсинур әби Халикова Ил башлыгының Котлавын алды
Акъәби 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(11 ноябрь, “Апастово-информ”).
Юбилярга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын һәм чәчәк бәйләмен тапшырды. Җирлек башлыгы Радик Исмәгыйлев изге теләкләре, истәлекле бүләге белән сөендерде.
Гөлсинур әби Морзалар авылның иң өлкән яшьтәге акъәбисе. Сугыш китергән авырлыкларны да узган ул, ачлык-ялангачлыкны да кичергән, колхоз хезмәтендә дә булган. Урман турау эшләрендә катнашкан, ферма мөдире, хисапчы булып та эшләгән. Лаеклы ялга чыкканчы Ябалак авылында пекарня мөдире вазифасын башкарган.
Гөлсинур әби бүгенге көндә үзе генә яши. Шулай да ялгызлыкны тоймый ул. Картлык көннәре зур хасияттә уза. Туганнары Ринат абый, Гөлфия апа, Әлфия апа, караучысы Рушания апа һәрчак әбине кайгыртып, аш-суларын әзерләп, ярдәм итеп торалар. Хәер, әбинең туган-тумачалары бик күп. Һәрберсе әбинең хәлләрен белешеп, булышып яшиләр.
Олы яшьтә булса да, әбинең зиһене нык, хәтере яхшы. Районыбыз газетасын да бик яратып укый икән. Үзен хөрмәтләп килүчеләргә күз яшьләре аша кат-кат рәхмәт укыды, гомер юлын, яшьлек елларын искә алды ул. Һәркемгә изге теләктә калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев