Морзалар китапханәсендә уңыш серләре турында сөйләштеләр
Морзаларда тырыш, хезмәт сөюче халык яши. Мөгезле эре терлек тә, сарык та, кош-кортын да асрыйлар, бакчачылык, умартачылык белән дә шөгыльләнәләр алар (22 май, “Апастово-информ”).
Районда башланып киткән «Авыл яши» пилот проекты кысаларында, Морзалар авылы китапханәсендә, "Шәхси хуҗалык: уңыш серләре" дип исемләнгән файдалы киңәшләр сәгате үтте.
Китапханәче Гөлназ Гатауллина әлеге проектның максаты һәм китапханәдә булган, авыл хуҗалыгы тармакларына кагылышлы китаплар белән таныштырды. Чарада Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев та катнашты. Ул соңгы елларда Россия, Татарстан күләмендә авылларны, фермерлык, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә, яңа төр эшчәнлек башлаучыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән программалар эшләвен искәртте. Чарада катнашучылар, әлеге җанлы әңгәмәгә теләп кушылып, авыл хуҗалыгы мәсъәләләре турында ачыктан-ачык сөйләшеп, фикерләрен, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев