Морзалар урта мәктәбенә “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында яңа җиһазлар кайтты
Биредә шулай ук тантаналы төстә “Үсеш ноктасы” ачылды.
(15 сентябрь, “Апастово-информ”).
Мәктәпткә физика, химия, һәм биология фәннәрен тирәнтен өйрәнүгә мөмкинчелек бирүче “Үсеш ноктасы”н ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева катнашты. Укытучылар һәм укучылар мәктәпкә кайткан яңа җиһазлар белән таныштырдылар, тәҗрибәләр үткәреп күрсәттеләр, мастер-класслар тәкъдим иттеләр.
“Мәктәп программасында каралган барлык лаборатор-практик эшләр өчен дә әлеге җиһазлар бик мөһим. Укытучыларга һәм укучыларга шундый мөмкинлекләр тудырганнары өчен барлык җитәкчеләргә дә коллектив исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм”, - дип сөенечен уртаклашты биология, химия һәм география укытучысы Рифат Бәдретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев