Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Морзаларда яшь буын Шәүкәт Галиев шигырьләрен өйрәнә

Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Шәүкәт Галиевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан, районда төрле чаралар уза.

(20 ноябрь, “Апастово-информ”).


Морзалар авылы китапханәсендә дә “Шәүкәт Галиев – сүнмәс йолдыз” дип исемләнгән әдәби кичә үтте.
Чарада катнашкан балалар язучының тормыш юлы, иҗаты турында презентация карадылар. Язучы иҗатына кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр.
“Шифалы шигырьләр остасы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе балалар күңеленә хуш килде. Әлеге чара “Пушкин картасы” проекты нигезендә үткәрелде”, - ди китапханәче Гөлназ Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев