Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Морзаларда яшәүче 101 яшьлек Әминә әби Латыйпова вафат

Әле кайчан гына Морзалар авылында яшәүче Әминә әби Латыйпованы 101 яшьлек туган көне белән котлаган идек. Шушы көннәрдә аның вафаты турындагы кайгылы хәбәр килеп иреште.

(12 октябрь, “Апастово-информ”).


Әминә әби авыр сугыш елларында урман кисү, окоп казу эшләрендә катнашкан. Тыныч тормышта да намус белән, җиренә җиткереп хезмәт иткән.

“Хезмәтне яраттым. Тырыш булдым. Ат булып җигелмәсәм дә, ат кебек эшләдем“, - дия иде ул.

Тормыш иптәше Минһаҗ абый белән 70 ел тигез, тату гомер кичергәннәр алар. Үз үрнәкләрендә акыллы, эш сөючән дүрт бала үстереп, олы тормышка чыгарганнар. Әминә әби Латыйпова соңгы көннәренә кадәр балаларының игелеген күреп яшәде.

Әминә әби Латыйпованың балаларының, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев