Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Морзаларда яшәүче Әминә әби Латыйпова 101 яшьлеген каршылады

Морзалар авылында яшәүче Әминә әби Латыйпова 101 яшьлек туган көне уңаеннан котлаулар кабул итте.

(28 март, “Апастово-информ“).


Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев Әминә әбине район башлыгы исеменнән олы гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Котлау открыткасын һәм бүләкләрен тапшырдылар.

Әминә әби авыр сугыш елларында урман кисү, окоп казу эшләрендә катнашкан. Тыныч тормышта да намус белән, җиренә җиткереп хезмәт иткән. Эшләмәгән эше калмагандыр, мөгаен

“Хезмәтне яраттым. Тырыш булдым. Ат булып җигелмәсәм дә, ат кебек эшләдем“, - ди үзе шаяртып.

Тормыш иптәше Минһаҗ абый белән 70 ел тигез, тату гомер кичергәннәр алар. Үз үрнәкләрендә акыллы, эш сөючән дүрт бала үстереп, олы тормышка чыгарганнар. Тик, кызганычка каршы, Минһаҗ абый 10 ел элек гүр иясе булган.

Әминә әби Латыйпова бүген кызы Рәйхана тәрбиясендә гомер кичерә. Калган балалары да янына гел килеп, кайтып йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев