Мөсәлим Бәширов район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды
Район башлыгы Айрат Җиһаншин районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең баш белгече Мөсәлим Бәшировка Рәхмәт хатын тапшырды.
(19 сентябрь, “Апастово-информ”).
Әлеге мактаулы бүләккә Мөсәлим Бәширов Татарстан Республикасы санитар-эпидемиологик хезмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан һәм озак еллар нәтиҗәле, фидакарь хезмәте өчен лаек булды.
Бүләкне район башлыгы Айрат Җиһаншин шәхсән үзе тапшырды һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев