Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мошенниклар бер апаслыны алдаган

Кинәт бәясе артып киткән товарлар мошенникларның күз уңында. Кешенең “авырткан җирен” алар яхшы аңлый.

(4 май, “Апастово-информ”).


“Арзан бәядән кәгазь сатып алырга уйлаган райондашыбыз 118 мең сум акчасын “суга салган”. Ул 720 төргәк кәгазь алырга уйлаган. Билгесез кешеләр аның ышануыннан оста файдаланган. Акчаны күчергәнче ул кешеләрнең кем булулары хакында ачыклау, кем беләндер киңәшләшү башына да килмәгән. Әлеге очрак буенча җинаять эше ачылды. Тикшерүләр бара. Тик бик сирәк очракларда гына җинаятьченең эзенә төшеп була, - ди Рамил Хәбибуллин.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре, банк учреждениеләре вәкилләре, кәрәзле элемтә операторлары вәкилләре белән телефон һәм интернет аша аралашу барышында алынган мәгълүматның дөреслегенә инаныгыз. Кат-кат тикшерегез, киңәш сорарга онытмагыз. Әгәр дә кечкенә генә шик туса да, бу очракта кичекмәстән хокук саклау органнарына “02”, 21-5-75 телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев