Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Мәрхәмәтле Татарстан” балаларны бассейнга чакырды

Апаста "Дулкын" бассейнында "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе спорт программасы буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә йөзү ярышлары уздырылды. 28 сентябрьдә район хакимияте вәкилләре катнашында үткән бу бәйгедә 30 га якын бала һәм яшүсмер төрле дистанцияле су юлында үзен сынап карады. Район спорт мәктәбе җитәкчесе Ринат Шәяхмәтов белдерүенчә, Апас мәктәбе, "Алтын...

Апаста "Дулкын" бассейнында "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе спорт программасы буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә йөзү ярышлары уздырылды. 28 сентябрьдә район хакимияте вәкилләре катнашында үткән бу бәйгедә 30 га якын бала һәм яшүсмер төрле дистанцияле су юлында үзен сынап карады. Район спорт мәктәбе җитәкчесе Ринат Шәяхмәтов белдерүенчә, Апас мәктәбе, "Алтын алка" Боз Сарае янәшәсендә бер ай элек төзелеш эшләре башланган зур ике бассейн, спорт комплексы бинасында эш ике сменада, кызу темпларда алып барыла. Район халкы, балалар һәм яшүсмерләр аның санаулы вакытта төзелеп файдалануга тапшырылуын зур түземсезлек белән көтә.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев