Реклама
Җәмгыять
“Мәрхәмәтле Татарстан“ акциясенә райондашларыбыз да бик теләп кушылды
Ярдәм дә иткәннәр, кунак та булганнар.
(9 сентябрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).
Республикакүләм изгелек акциясе уңаеннан, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Кормаш авылы клубы мөдире Гүзәл Дәүләтшина белән берлектә, гомерен мәдәният өлкәсе белән бәйләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Гөлсирә апа Дәүләтшина янына барып кайттылар.
Гөлсирә апа 40 ел дәвамында Кормаш авылы клубын җитәкләде, гомере буе актив, тынгысыз күңелле булып яшәде. Бүгенге көндә дә әле ул, ялгыз булса да, бик матур тормыш алып бара.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлсирә апаның янына барып, хәлен белешкәннәр, тирә-юньгә ямь биреп утырган чәчәкләренә сулар сипкәннәр, чүпләрен утаганнар. Күп итеп үстергән ташкабакларын ташып куйганнар.
“Гөлсирә апа безнең килүебезгә бик сөенде. Җылы теләкләрен тели-тели, кыстый-кыстый безне кыстыбые белән сыйлады, тагын килегез, дип озатып калды“, - дип хәбәр итте мәдәният хезмәткәре Земфира Мухаметшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев