Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Музей һәм китапханәдә – төн

Быел районда беренче тапкыр "Библиотөн" узды. Ул Әдәбият елы уңаеннан һәм "Музейлар язы" атналыгы кысаларында оештырылды. Бу көнне төнге урамны яктыртып Апас туган якны өйрәнү музее һәм үзәк китапханә утлары бик озак балкыды. Ә ишектән кеше өзелмәде. Әлеге чарада катнашучылар арасында олысы да, кечесе дә бар иде. Акция үзәк китапханәдә...

Быел районда беренче тапкыр "Библиотөн" узды. Ул Әдәбият елы уңаеннан һәм "Музейлар язы" атналыгы кысаларында оештырылды.

Бу көнне төнге урамны яктыртып Апас туган якны өйрәнү музее һәм үзәк китапханә утлары бик озак балкыды. Ә ишектән кеше өзелмәде. Әлеге чарада катнашучылар арасында олысы да, кечесе дә бар иде.

Акция үзәк китапханәдә башланып китте. Анда бер төркем балалар "Аулак өй"дә катнаштылар. Китапханәчеләр ярдәме белән борынгы йолаларны яңарттылар, күп кенә тарихи мәгълүматлар алдылар. Викторина сорауларына да бик тапкыр җавап бирделәр. Соңыннан тәм-томнар белән сыйландылар, бүләкләр алдылар.

Апас туган якны өйрәнү музеенда да бу кичне үзгә бер җанлылык сизелде. Хезмәткәрләр һәр экспонат белән якыннан танышу, хәтта тотып карау мөмкинлеге дә тудырдылар. Ә кичәнең программасы киңкырлы һәм мавыктыргыч иде.

- Программаны һәр буын вәкилен күздә тотып төзергә тырыштык. Кызыклы һәм кабатланмас китаплардан күргәзмә дә оештырдык. Бүген иң кечкенә һәм иң зур китапны да кулга алып карап булды. Олысы-кечесе бик канәгать", - диде Рәмис Ногманов.

"Музейлар төне"нә кунак булып Зур Күккүз китапханәсе каршында, китапханәче Галия Җәләлиева җитәкчелегендә эшләп килүче курчак театры коллективы да килгән иде. Аларның чыгышларын бигрәк тә балалар яратып карады. Районыбыз үзешчәннәре дә бу кичәгә үзләренең яңа җырларын тәкъдим иттеләр. Шушы кичә барышында ук "Йолдыз" газетасы коллективы апрель аенда район газетасына язылучылар арасында лотерея уеннары уйнатты һәм киләсе яртыеллык өчен язылу оештырды. Отышлар тамашачылар күз алдында барды һәм отышлар өчесе дә Түбән Барыш авылына китте. Бәхет Николай Андреевка, Василә Идиятовага, Тәскирә Кәримовага елмайды. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, әлеге уенга Түбән Барыштан 20 квитанция күчермәсе килгән иде.

"Музейлар төне" күңелле дискотека белән тәмамланды.

Фотоларны www.apastovo.ru сайтыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев