Музыка, сәнгать һәм мәрхәмәт дөньясында: Апаста балалар сәнгать мәктәбенең иҗат концерты узды
Сара Садыйкова исемендәге балалар сәнгать мәктәбе еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
(23 май, “Апастово-информ”).
Сәнгать мәктәбенең талантлы укучылары сәхнә тотты бүген. Балалар фортепианода да, баянда да, курайда да оста итеп уйнадылар, моңлы итеп җырладылар да, матур итеп биеделәр дә. Һәр чыгыш көчле алкошларга күмелде, әти-әниләр горурланып һәм сөенеп утырдылар.
“Әле күптән түгел генә балаларыбыз сәнгать дөньясына килеп керделәр кебек. Инде үсеп тә җиттеләр, сәләтләрен дә арттырдылар. Уңышлары да бихисап аларның. Сәнгать мәктәбендә узган беренче чыгарылыш кичәсе дә истә әле. 1974нче ел иде. Барлыгы өч баянчы мәктәпне тәмамладык. Шуларның берсе мин. Шуннан бирле баяным кулымнан төшми диярлек. Быел инде 50нче - юбилейлы чыгарылышыбыз. Барлыгы 31 балага таныклык тапшырабыз. Коллективыма, әти-әниләргә олы рәхмәтемне белдерәм, ә укучыларга белемнәрен киләчәктә дә кулланып, сәләтләрен тагын да үстереп яшәүләрен телим”, - диде ул.
Чара барышында чыгарылыш укучыларына мәктәпне тәмамлау турында таныклыклар тапшырылды, әти-әниләре балаларга һәм аларның остазларына чәчәкләр бүләк итте, котлау сүзләре яңгырады.
“Балаларыбызны беренче көннән үк җылы кабул иттегез, серле сәнгать дөньясына алып кереп, үз-үзләренә ышаныч уяттыгыз, сәләтләрен ачтыгыз. Киләчәктә дә сезгә иҗади һәм тырыш балалар каршыларга язсын”, - дип теләделәр ата-аналар.
Бәйрәмчә узган чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин да катнашты.
“Искиткеч матур концерт куйдыгыз. Балачагыма кайтып, музыка мәктәбенә йөргән мизгелләрне искә алып, сокланып утырдым. Коллективыгыз бик көчле, балаларыгыз берсеннән-берсе сәләтле. Киләчәктә дә куйган хезмәтегезнең җимешләрен татып, уңышлар яулап эшләргә язсын”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев