Наҗия әби Сәлимова: “Бер генә дә тик торырга яратмыйм”
Дәүләки авылында гомер итүче Наҗия әби 90 яшьлек юбилеен каршылады.
(29 нчы сентябрь, “Апастово-информ”).
Наҗия әби Болын-Балыкчы авылында 7 нче бала булып дөньяга килә. Бала чагы һәм яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә аның. 7 классны тәмамлагач ашлык кабул итү пунктында хезмәт юлын башлый. Анда 30 ел эшли. Тормышка чыгып Дәүләки авылына кайтып колхозда эшли башлый.
“Таһирым бик әйбәт кеше иде. 50 елдан артык бер-беребезне аңлап, яклап матур яшәдек. Кайнанам да бик акыллы кеше булды. Эштән кайткан төшкә ашарына пешереп, балаларны карап тора иде. Урыннары җәннәттә булсын!”, - ди ул.
Кызы Миләүшә, улы Ринат әниләрен бик тә кадерлиләр. Аның туган көненә тәмле ризыклар белән мул табын әзерләп куйганнар.
“Әниебез гомере буе тырыш булды. Әле дә тик торырга яратмый. Бакчада бер генә чүпне дә тотмый. Безнең янда бөтерелеп кенә йөри. Шулай үз аягында йөреп, үз акылында булып, безне шатландырып сәламәтлектә яшәсен”, - диләр балалары Миләүшә белән Ринат.
Наҗия апа “Йолдыз” газетасын бик тә яратып укуы турында сөйләде. Ул әле күзлексез дә укый икән.
“Газетаны алгач бер кат капка төбендә укыйм, аннан өйгә кергәч бер генә сүзен дә калдырмыйм. Шуннан авылдашларны да таныйм, сугышта югалганнар исемлеген укып бардым, ләкин абыйны таба алмадым”, - ди ул.
Юбилярны район башкарма комитеты эшләре буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов район башлыгы исеменнән кайнар котлады, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев та изге теләкләрен ирештерде.
Наҗия әби мондый хөрмәткә бик тә шатланды. Изге теләкләре белән озатып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев