Нәни Кәримгә “Татмедиа”дан махсус бүләк
Быел да “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте үзенең филилаларында эшләүче хезмәткәрләрнең 1нче сыйныфка аяк басучы балаларына бүләкләр әзерләде.
(17 август, “Апастово-информ”).
Быел “Йолдыз” газетасы корреспонденты Ләлә Сафиуллинаның кече улы Кәрим беренче сыйныфка аяк атлый.
“Йолдыз”лы Зәлидә кичендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында, Кәримгә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковның махсус бүләкләре тапшырылды.
“Апастово-информ” филиалының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева уку өчен кирәк яраклар тутырылган портфель һәм Котлау открыткасын бүләк итеп, Кәримгә укуында уңышлар, бәхетле балачак һәм матур киләчәк теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев